вторник, 1 марта 2016 г.


Эссе




Минем педагогик осталыгым.
Венера Рәшид кызы Латыпова. Эш стажым 24 ел.
Мин - укытучы. Минем өчен бөтен нәрсә семьядан киләдер. Гади эшче гаиләсендә туып үстемБала вакытта әти (ул вакытта шофер )безгә укыр өчен китаплар алып кайта иде. Кич булса, ул безгә аларны укый иде. Эштән кайтуын көтеп ала идек. Йокларга ятканда безгә әкиятләр сөйли иде.
Шулай итеп без китап укуны яратып үстек. Уйнасак мин укытучы булып, сеңлем белән энем укучылар булалар иде. Мин аларны укыткан була идем. Кем буласың зурайсаң дисәләр, мин әйтергә ояла идем, ләкин эчтән генә укытучы булса иде дип һәрвакыт уйлый идем. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда укырга мөмкинлекнең булуын әйттеләр, мин бик шатландым. Әни белән әти дә хуп күрделәр. Казанда 5 ел укыганнан соң, үземнең туган авылыма татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килдем . Укытучы - иң авыриң катлаулы,иң кирәкле һөнәрләрнең берсеЕллар узу белән педагогик осталык та арта икән. Укытучы үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш. Бу - минем хезмәт девизым. Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибҽрү - укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене- заман кешеседиләрӘ гел үсештәэзләнүдә булып, заман таләпләренә туры киләторган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендәһәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем беләнкызыксындыру,аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңатехнологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашыпүскән замана баласын укыту- тәрбия эшен компьютертехнологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндәберенче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матурәдәбиятфән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Кайвакытта укучыларга икеле куясы,тәртипсез булганнары өчен әти-әниләрен чакыртасы, көндәлекләренәязасы килеп китәләкин шул мизгелдә күңелгәмин – укытучы. Минем укучыларымның уңышлары миннән тора. Укучы белән уртак тел тапмасам, минем өчен аны директор да, аның урынбасарлары даэшләп бетерә алмаячаклар. Әгәр укучы үзен шулай тота икәндимәкаңа педагогик, психологик ярдәм, минем ярдәмем кирәк. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта гомуми, бердәм эшкә тартып танып белү эшчәнлеге үстерелә. Балаларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәргәндә, тышкы яктан бөтен нәрсәгә битараф булып тоелган балаларның да шигырьләр ятлый башлавы, бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерүләре үземнең дөрес юлда икәнлегемне аңларга ярдәм итә. Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Физминутлар һәр дәрестә үз урынын таба. Телдән җавап бирүне камилләштерү максатында, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда уен элементларын куллану укучыларны кызыксындырып җибәрә. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, рольләрне дөрес бүләргә ярдәм итә. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Укучыларның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулавы- педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар. Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы, даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий