Портфолио






Тема: Тезмә кушма

 җөмләләрне

 гомумиләштереп

 кабатлау


( Татар теле, VIII сыйныф)


Үткәрде: Үләнкүл урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Венера Рәшид кызы


Тема: Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү; балаларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкада җөмләләр, К.Насыйри портреты, К.Насыйри китаплары, “Әдәплелек” дәресләре, өй эше өчен ситуацияләр язылган карточкалар.
Дәрес барышы:
  1. Кереш: укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
  2. Экспресс сорау:
    • гади җөмлә
    • кушма җөмлә
    • тезмә кушма җөмлә
    • тезмә кушма җөмлә төрләре
    • теркәгечле тезмә кушма җөмлә
    • теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
    • теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр генә кулланыла?

Перфокарта белән эш

( Яисә, ләкин, һәм, әмма, яки, ә, да, тик, я-я)


III. Өй эшен тикшерү:
      1. Мәкальләрнең баш кисәкләрен табарга, схемасын төзергә, билгеләмә бирергә, мәгънәсен аңлатырга:
рәт II рәт
1.Тугрылык бәладан коткарыр1. Каты йөрәк бер яшәсә,
хыянәт бәлага кертер. изге йөрәк мең яшәр.
2. Агачны яфрак бизи, 2. Тыйнакның кулы эшләр,
кешене хезмәт бизи. ә мактанчыкның теле эшләр.


Нәтиҗә ясау: мәкальнең эчтәлеге нәрсә турында? Нинди кешелеклелек сыйфатлары ачыла?



Тугрылык                                                             
Хезмәт сөючәнлек             

                                                  әдәпле, бәхетле

Изгелек                               
Тыйнаклык              


    • бу сыйфатларга ия булган кешене нинди диеп атыйбыз? – әдәпле, бәхетле.
    • Ә нәрсә соң ул бәхет? (Укучыларның фикерләрен тыңларга)
Нәтиҗә ясау: Рөстәм Мингалимовның “Бәхетем” шигыре сәнгатьле укыла.

Бәхетем.


Минем бәхетем – кешегә канат бирә
Бәхет сүзен аңлый һәркем дә.
Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,
Минем бәхетем – Җиргә килүемдә.

Көндез Кояш йөзә бәхетем булып,
Бәхетем булып төнлә ай чыга...
Язгы сулар ташый бәхет булып,
Бәхетем булып гөлләр ачыла.

Болыт булып йөри минем бәхетем,
Яшен булып кисә һаваны...
Минем бәхетем хәвеф-хәтәрләрдән
Алып чыгар юллар дәвамы.

Яшем арткан саен арта барып,
Зурайды шул бәхетем бик күпкә.
Бер кешенең бәхете, бәлкем, җирдә
Тиң түгелдер минем бәхеткә.

Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,
Минем бәхетем – Җиргә килүемдә,
Минем бәхетем – бөтен бәхетсезне,
Бөтен бәхетлене сөюемдә.

IV. Тактада җөмләләр тикшерү:

Кеше сине явыз холкы Син каты сүзле булма, яхшы һәм
белән рәнҗетә, ләкин син йомшак сузгә адәмнең күңеле эреп
аннан ачу алам диеп ашыкма. китәдер.

- Кешеләр белән ничек сөйләшергә кирәк?
Нәтиҗә: таш белән атканга, аш белән ат.
Урыннарда: Олугларны син олуг ит, ә кечеләргә син шәфкатьле бул.
Кемнең сүзләре?
    • К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабыннан.
    • Кем ул К.Насыйри? – галим, укытучы, , мәгърифәтче (1825-1902)
- Нинди әсәрләре сезгә таныш? ( 7 кл.”Әбүгалисина”)
(китаплары, портреты)

V. Тезмә кушма җөмләләрнең төрен билгеләгез, тыныш билгеләрен аңлатыгыз
1. Тутык тимерне ашый, ә хәсрәт йөрәкне ашый.
2. Йолдызны күз күрә, ләкин кул җитми.
3. Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
4. Сабын кулны агарта, сагыш йөзне саргайта.


VI. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

  1. Төтене күп, уты аз, шау-шуы күп, эше аз.
  2. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.
  3. Йөргән таш шомшарыр, яткан таш мүкләнер.
  4. Сукыр аксактан көлмәс, аксак сукырдан көлмәс.

VII. Өй эше бирү: 1. Һәр укучыга төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирелә, шулар буенча тезмә кушма җөмлә уйлап язарга (теркәгечле тезмә кушма җөмлә, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә)

    • Сезнең дустыгыз сезне кунакка чакыра. Сез аңа килү вакытын әйтәсез....
    • Мәктәптән кайту вакытын әйтеп җөмлә яз.
    • Сезнең эшегез бик күп....
    • Сез дустыгыз туган көненә килдегез....
    • Сезнең дәресегез каралмаган....
    • Сезне татар теленнән олимпиадага сайладылар....
    • Сез кызыклы китап укыдыгыз....
    • Сез бүген бик бәхетле....
    • Сезнең кәефегез юк...

2. “Татар халык мәкальләре” китабыннан тезмә кушма җөмләләргә мисаллар табып языгыз.


VIII. Дәресне йомгаклау.

Бүгенге дәресебезне ничек атый алабыз? (әдәплелек дәресе)

Синең биш асылың” мөнәҗәтләрен уку.


Кеше өчен иң әүвәле — намус, дигән.
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатыр, дигән.

Өченче иң кыймәтлесе – әдәп, дигән,
Әдәп — көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе — күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе—сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табыр, дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.


Хуш – сау булыгыз !

Рәхмәт игътибарыгызга !








Үләнкүл урта мәктәбе












Муса Җәлил – патриот шагыйрь
темасына 8 класста
 татар әдәбиятыннан уздырылган  
  ачык дәрес эшкәртмәсе




                                                 

                                                  









Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Венера Рәшит кызы төзеде һәм уздырды.







Муса Җәлил –патриот шагыйрь.

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең
                      тарихи әһәмиятен ачыклау.
                   2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
                   3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
                   4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,
                       горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.
                        2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.
                        3. Фотоальбом. Муса Җәлил.
                        4. Компьютер.
                        5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.
                        6. Тестлар.
                        7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.

   Дәрес барышы.

“Җырларым”җыры яңгырый.(М.Җәлил сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы, Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.)
I.                   Укытучының кереш сүзе.
                                                  “ Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
                                                     Җырлап килдем тормыш языма ...”
                                                                                                                 М.Җәлил.
   Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.
   Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
   Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.
   Укучылар, М.Җәлилгә багышланган дәресебез бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатына йомгак та ясарбыз. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләренә анализ ясарбыз. Шулай ук өстәмә өй эше итеп бирелгән М.Җәлил турындагы истәлекләр белән танышырбыз.

II.                Төп өлеш.       
1.      Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын һәм өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерү сорауларын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).
1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?
Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.
2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?
Көтелгән җавап:  Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.
3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?
Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.
4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?
Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.
5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?
Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
6).“Тик булса иде ирек”шигерендә дүртенче куплет алдагы өчесеннән кайсы ягы белән аерыла? Шагыйрьгә барыннан да элек нәрсә кирәк?
Көтелгән җавап: Өч куплетта да шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, сөйгәнен, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы – ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә әзер.
7).“Сандугач һәм чишмә” балладасы кайчан иҗат ителгән?
Көтелгән җавап: “ Сандугуч һәм чишмә” балладасының төп идеясе шуннан гыйбарәт: илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш! Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме аның азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булуы ул.
2.      Шигырьләрне төркемләү. (Дисктан шигырьләр тыңлау һәм слайдта күрсәтелгән темалар буенча шигырьләрне төркемләү, аларга анализ ясау.)
1).Беренче теманы билгеләү.  “Соңгы үпкә” шигыре.(Укучылар шигырьләрне тыңлаганнан соң, төркемнәрдә, я аерым-аерым укылган шигырьләрнең темасын билгелиләр һәм аларга кыска анализ ясый баралар).
Көтелгән җавап:   “Соңгы үпкә” шигыре “Ирек” темасына туры килә.  Туган илгә булган мәхәббәт шигырьдә бик оста чагылдырыла.
2).Икенче теманы билгеләү.  “Серле йомгак” шигыре.
Көтелгән җавап:   “Серле йомгак” шигыренең темасы – “Фашизмга нәфрәт”. Шагыйрь, фашистлар яклы булып, аларга каршы яшерен көрәш алып бара. Ләкин моны үзебезнекеләр белерме? Шагыйрь аны белми. Ләкин аның бик ныклы һәм ышанычлы таянычы бар! Ул – җырлары.
3).Өченче теманы билгеләү. “Күлмәк” шигыре.
Көтелгән җавап: “Дуслык һәм мәхәббәт” темасы “Күлмәк” шигырен колачлый. Шигырьдә герой күңеленең сафлыгы, мәхәббәт тойгысының матурлыгы, гүзәллеге, аның үлемнән дә көчле булуы тасвирлана.
3.      Сүзлек өстендә эш.
Герой – каһарман, батыр.(герой сүзенең синонимнарын билгеләү).

Физкультминут.  

4.      Компьютерда  биремнәр башкару. Эш өстәле”ндәге “Татар әдәбияты” папкасын ачып, бирелгән тест биремнәрен үтәү( Һәр биремне башкаруга 20 секунд вакыт бирелә).

Тест биремнәре:
1.      М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.
а) 1902
б) 1904
в) 1906
2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?
а) Мөхәммәтгариф
б) Мостафа
в) Кәрим
3. Беренче шигеренең исеме ничек?
а) “Кызыма”
б) “Бәхет”
в) “Ишек төбендә
4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?
а) Лилия
б) Чулпан
в) Ландыш
5. 1941 нче елда сугышта М.Җ.әлил кем буларак катнаша?
а) хәрби хәбәрче
б) шагыйрь
в) журналист
6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?
а) 1941
б) 1943
в) 1942
7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?
а) Абдулла Алиш
б) Фатих Әмирхан
в) Әмирхан Еники
8. “Тик булса иде ирек” шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?
а) 1943
б) 1941
в) 1942
9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?
       а) Тегель
б) Моабит
в) Шпандау
10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?
а) Моабит
б) Шпандау
в) Плетцензее
5.       М.Җ.әлил турында төрле истәлекләр белән танышу.
     Муса Җәлил үзенең кыска,әммә якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә          расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.
                                                                              Эдуардас Межелайтис, литва шагыйре
 “Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, күңелле, шук шигырләре дә кан түләп алынган. Алар – көрәшче шигырьләр. Батыр шигырьләр. Алар тоткынлыкта да батыр булып тудылар һәм шунда ук көрәшкә ташландылар. Мин алар алдында баш иям.
                                                                               Михаил Львов, рус шагыйре 
6.      Сорау-җавап. ( Укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, һәр төркем өчен аерым слайд ачыла.)
1) Муса Җәлилнең без өйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясарбыз? Өмете акланамы? Ничек?

       Үзе үлсә дә, шигырләре илгә кайтыр, илдә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип, өметләнә ул. 1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Совет Президиумы     Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәре” җыентыгы кайта.

2) Ни өчен М.Җәлил – каһарман? Ни өчен М.Җәлил – каһарман шагыйрь?
               Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр,    тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел,      миллионлаган совет әсирләрен аклый.

3)  М.Җәлил иҗатында күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул – җыр сүзе. Сез М.Җәлилнең җыр сүзе кергән нинди шигырьләрен атый аласыз?
“Җырларым, сез шытып йөрәгемдә...”(“Җырларым”), “нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры”(“Кошчык”), “бу җырым – соңгысы”( “Соңгы җыр”), “җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс”(“Күлмәк”), “ялкынлы җыр”(“Ышанма”), “җырларымны минем кабатлар”(“Серле йомгак”) һ б. лар.

III.             Дәресне йомгаклау.
  1. Укытучының йомгак сүзе.
   Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.
  Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.

2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).
- Нәрсә эшләргә тиеш идек?
            Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат  расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.
- Ничек эшләдек?
Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, тест чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы физкультминут үткәрдек.
- Нинди нәтиҗә ясадык?
 Иптәшләрем сөйләгәнчә, без  күп төрле эшләр эшләдек. Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның герой шагыйрь булуын раслаучы шигырьләренең батырлык эшләвен – Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклавын аңладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

V. Өйгә эш. 1. “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына инша язарга.( бу эш мәҗбүри, ягъни һәркем башкарырга тиеш).
2. М.Җәлилнең 1944 нче елның май-август айларында иҗат иткән шигырьләрен эзләп табарга ( бу бирем ихтыяри, әмма бик мөһим).











Татар халык уеннары.
Уеннар – милләтнең бай рухи  хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессларындагы яшәү рәвешләрен, социаль , иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

1.Календарь йола уеннары
   Нардуган уеннары
   Нәүрүз бәйрәме уеннары.
   Келәү уеннары.
   Сабантуй уеннары.
2.Гаилә һәм көнкүреш йола уеннары.
   Бишек туе.
   Никах туе уеннары/
   Өмә уеннары.
3.Яшьләрнең күңел ачу уеннары.
   Аулак өй уеннары.
        Ачык һава, зал-мәйдан уеннары.

«Нардуган» исеме «нар» һәм «туган» дигән сүзләрдән тора. «Нар» —монгол телендә «кояш» дигәнне белдерә, ягъни «Нардуган» «кояш туган» дигән мәгънәне аңлата. Бу исемдәге Яңа елны каршы алу бәйрәме.

Бәйрәм вакытында яшьләр төрлесе төрле киемнәргә киенеп чыгалар һәм, төркем-төркем булып өй саен кереп йөриләр. Алар керсә, еллар имин килә, игеннәр, җитен уңар дигән ышану булган. «Йөзек салышу» уены уйнау шуннан калган.

Нәүрүз бәйрәменең исеменә килгәндә, фарсыча «ноу» - яңа, «руз» көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән. Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады.
Нәүрүз - хезмәт халкы, игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Табынга шәм, шәраб, сөт, шикәр, татлы ризыклар, яшелчәләр, алсу төстәге тәмле сулар куелган. Шәм - яктылык билгесе, ягъни яхшылыкның явызлыкны җиңүе, шәраб - күңел ачу, сөт - чисталык, тәмле ризыклар, сулар - яңа елда яхшы тормышка өметләнү билгесе булып саналган. Ә инде ислам дине кабул ителгәч, табынга шәм һәм шәраб кую рөхсәт ителмәгән.
Карга боткасын гына алыйк. балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.
 ашаганнар.
Келәү уеннары

Язгы чәчүләр тәмамлангач, бигрәк тә яңгырлар яумыйча, илдә-көндә корылык килүе сизелә башласа, татар авылларында яңгыр келәү йолалары үткәрелә. Авыл халкы өй борынча йөреп, азык-төлек: ярмалар, йомырка, май, сөт һ. б. ны җыялар, билгеләнгән җиргә барып, казан асып, «Яңгыр боткасы» пешерәләр һәм күмәкләп сыйланалар. Сыйланыр алдыннан, Аллаһ Тәгаләдән муллык теләп, намаз укыйлар.
Келәү йолаларының барысы өчен дә уртак булган бер гамәл бар. Ул - күмәкләп бер-береңә су сибешү.
Сабантуй уеннары

Аның төп вазифасы - язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү.
Сабантуйны төп йоласы - мәйданда үткәрелә торган ярышлар һәм уеннарны да гомуми бер халык тамашасы итеп карарга кирәк. Сабантуй циклы уеннарын анализлаганда, аларның спорт-физкультура чаралары булу белән бергә, халыкның рухиятен, дөньяга карашын билгели торган мотивлар һәм ишарәләрен ачык күрергә мөмкин.

Гаилә һәм көнкүреш йолалары
1. Бишек туе. Бу мәҗлестә хатыннар җыела: һәркайсы, хәле кадәренчә, акчадан яки гайре заттан бүләк алып киләләр. Бала таза-сау булып үсә, йортка-җиргә дәүләт килә диләр
2.Никах туе уеннары.
Кыз белән егетнен танышуыннан алып, аларның гаилә корып яши башлауларын кадәрге вакыт аралыгында бик күп йола ритуаллары уздырыла
3.Өмә уеннары.

Көз көне, көннәр салкынайткач уздырыла торган Каз өмәсе бигрәк тә үзенчәлекле. Каз өмәсе көн буе җыр, әйтеш, такмаклар белән үрелеп бара, ә кич белән, каз итеннән төрле ашлар пешереп, бергә сыйланалар.

Кыш көне уздырыла торган хезмәт өмәләренең күренеклесе — Тула өмәсе. Тула ясау — бик күп түземлек, хезмәт сорый торган эш. Боларның күбесе хатын-кыз җилкәсенә төшә: алар йон тетә, җеп эрли, шүрегә урый, ахырдан тула суга, тула баса.
3.Яшьләрнең күңел ачу уеннары
1. «Аулак өй» уеннары .
Аны халык телендә «Утырма» дип тә, «Кич утыру» дип тә атыйлар. Аңа авыл кызлары үзләренең кул эшләре: тегү-чигү, орчык эрләү һ. б. белән килгәннәр. Үзләре белән ашау-эчү әйберләрен дә алганнар. «Аулак өй» уеннарында оттырган уенчыларга җәза бирү төрләре бик кызыклы. «Аулак өйләр»дә шулай ук «пич кочаклау», фәләннәрнең мунчасыннан мунча ташы алып кайту, капка баганасын барып кочаклап кайту, фәләннәрнең коесына суга бару, кисәү агачына атланып пич тирәли ат кебек кешнәп чабып әйләнү, урындыкка менеп тавык булып кыткылдау, әтәч булып кычкыру һ. б. кебек җәзалар да бирелә.
2. Ачык һава, зал-мәйдан уеннары
Яшьләр тарафыннан уйнала торган күмәк җырлы-биюле уеннарның күпчелеге ачык һавада уйнала.
Татар халкының күңел ачу уеннары («Аулак өй» һәм Ачык һава, зал-мәйдан уеннары) хәзер табигый кулланылыштан китеп баралар. «Аулак өй», «Кичке уен» оештыру традицияләренең китә баруы нәтиҗәсендә, ул уеннар да инде югалалар һәм аларны үзешчән сәнгать сәхнәләрендә тамаша рәвешендә генә күрергә мөмкин.

Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр.

Ашык (бишташ)
Ул сарыкның тубык сөяген кайнатып эшләнә. Сарык сыйрагын озак итеп кайнатасың да, сеңерләреннән аерылып квадрат формасындагы сөяк төшә. Шуны ашык диләр. Кайчак аны матур итеп буйыйлар да. Уен биш фигурадан тора.
Беренче фигура (чүпләм). Бишташларны җиргә (яки өстәлгә) сибеп җибәрәсең. Берсен уң кулга аласың. Шул ашык-ны чөеп җибәрәсең дә, ул кулга төшеп җиткәнче, бер җирдәге ашыкны алып өлгерергә һәм чөелгән ашыкны да шунда төшерергә кирәк. Алынган ашыкны сул кулга күчерәсең. Шул тәртиптә икенче ашыкны алып сул кулга күчерәсең. Шулай итеп сибелгән барлык ашык та алынып бетә.
Икенче фигура. Шул ук тәртиптә барлык ашыкларны уен мәйданчыгына сибеп җибәрәсең. Бер ашыкны уң кулга алып чөясең. Ул һавада булган арада җирдән икенче ашыкны алып шул кулга һавадагы ашыкны төшерергә кирәк. Шуннан соң ике ашыкны да сул кулга күчереп, тагын шул ук тәртиптә ике ашыкны аласың.
Өченче фигура (күчә). Шул ук тәртиптә сибеп җибәрәсең дә, берсен һавага чөеп, ул төшкәнче калганнарын шул кул белән җыеп, шуның өстенә төшерергә кирәк.
Дүртенче фигура (май кап). Барлык ашыкларны уң кулга аласың. Барысы да учта килеш берсен һавага чөеп җибәрәсең һәм шул арада имән һәм баш бармак белән җиргә сызып алырга кирәк, ашыкларны төшермичә.
Бишенче фигура (капка). Сул кулның баш бармагы белән урта бармагын җиргә чәнчеп «капка» ясала. Имән бармак урта бармак өстенә «атландырыла». Шуннан соң уң кул белән барлык ашыкларны учка алып, сул култык аша ашыкларны «капка» алдына сибәсең. Шуннан соң бер ашыкны алып һавага чөясең һәм ул төшкәнче ашыкларны берәм-берәм капкадан чыгарып җибәрәсең.

Уенчылар бу фигураларны чиратлап ясыйлар. Кем кайсы фигурада ялгыша, ул тагын үз чиратын көтеп ала һәм уенны шул фигурасыннан дәвам итә. Кем дә кем барлык фигураларны да иң алдан ясап чыга, ул җиңүче була. Иң артта калганга уен соңында «чиртке» бирәләр.

2. Йомырка йөгертү уены.
3.Көрәш.
4.Чүлмәк вату уены.
5. Кап белән йөгерү.

6. Чишмә уены.


Видеопрезентация "Татар халык уеннары"









ХӘТЕР  МӘҢГЕ  САКЛАР!
(М.Җәлил һәм Җәлилчеләргә багышланган сәхнәләштерелгән кичә)
           Борчылмагыз, дуслар, намус белән
            Без үтәбез Ватан кушканны,
            Һәм үтәбез илнең чикләреннән,
            Тар-мар итеп явыз дошманны.
                                              Ә.Исхак
Катнашалар :
Алып баручылар (егет һәм кыз)
Шагыйрь- киләчәк  кешесе
Ана (50-55 яшьлек, ак шәлъяулыктан)
Җәлилчеләр:
Абдулла Алиш
Гайнан Кормаш
Абдулла Батталов
Фуат Булатов
Әхмәт Симаев
Гариф Шабаев
Зиннәт Хәсәнов
Фуат Сәйфелмөлеков
Әхәт Аднашев
Сәлим Бохаров

(Сәхнә чите төрмә камерасы итеп җиһазланган. Караңгы . Алгы планда  экраннан Муса Җәлил һәм Җәлилчеләрне күрсәтелә. Көзге табигать сурәтләнә (25 нче август, 1944 ел). Салмак кына көй ишетелә)
Алып баручы: Муса Җәлил! Бу исемне телгә алуга, берсеннән-берсе җанлырак күренешләр күз алдыннан тезелеп уза. Чәнечкеле тимерчыбык белән киртәләнеп алынган шыксыз агач бараклар, пулемет көпшәләрен шул баракларга текәгән кара каланчалар, Берлин төрмәләренең җан өшеткеч камералары...
        Һәм шулвакыт кайдадыр күңел түрендә шагыйрьнең мәгърүр авазы яңгырый башлый.
Мин тез чүкмәм, катыйль синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.

Алып баручы: Муса Җәлил! Бу исем хәзер һәр татар кешесенә, һәр милләт баласына яхшы таныш. Бу исем халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, батырлык, каһарманлык үрнәгенә әверелгән. Шуңа күрә дә аның тормышындагы һәр вакыйга, һәр сәхифә безнең өчен аеруча кадерле, аеруча изге.

Алып баручы: Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк патриот шагыйрь Муса Җәлил көрәшчеләр сафына баса. Аңа туган иленә мәхәббәте, гражданнар сугышы романтикасы, йөрәге белән җырлаган, тормышта һәм әдәбиятта үзе данлаган бөтен нәрсәне саклар өчен шагыйрь кулына корал аша.  Җәлил Волхов фронтына җибәрелә,  сугышта авыр яралана, фашистларга әсирлеккә эләгә. Бу вакытта аның солдат тормышы “Хәбәрсез югалды“ дигән хәбәр белән өзелә.
Юк, Муса Җәлил хәбәрсез югалмады! Ул көрәште, яшәде, язды.

Алып баручы: Шагыйрьнең сыгылмас ихтыяры әсирлек белән килешми. Җәлил Ватынына  мәхәббәт хисен, турылыгын күрсәтеп көрәшүен дәвам иттерә. Гитлерчылар көрәшче шагыйрьне зинданга яба, үлем җазасына хөкем итә. Ләкин Муса сыгылмый.
Үлем алдыннан язылган булса да, аптимизм рухы чәчрәп торуы белән гаҗәп булган шигырьләре тормышка, җиңгүгә, киләчәккә юнәллгән. Аларда үлем турында күңеллсез уй юк.
Бармагымны ярып,
Каным белән
Соңгы сүзне яздым диварга
Кем дә булса, бәлки, исән калса,
Алып чыгар аны дөньяга.

(Салмак кына көй уйный)
Шагыйрь :  Иртә торсам да көтәм,
                    Кичен ятсам да көтәм,
                     Сезнең өчен ут йотам, -
                     Уйлап карагыз, балам.

Алып баручы:  Мусаның әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хаты. Ана...Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана. Үз баласын анадан да яхшырак кем белә!
(Сәхнәдә Мусаның әнисе пәйдә була. Ул әкрен генә үзе язган шигъри хатны көйләп укый.)
Ана.  Иртә торсам да көтәм,
          Кичен   ятсам   да   көтәм,
          Сезнең өчен ут йотам,—
          Уйлап карагыз, балам.
          Көн дә иртә торамын,
          Хатыгызны көтәмен,
          Юксынып аһ итәмен,
          Уйлап карагыз, балам.

 Шагыйрь. Саумысез.
Ана. Саумы-сәламәтме, балам.
Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.
Ана. Рәхимә әбекәй дип әйтсәң килешер, бәбкәм.
Шагыйрь. Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.
Ана. Син үзен кем соң, балам?
Шагыйрь.   Киләчәктән   килдем   сезнең   янга.
Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?
Шагыйрь. Сез — Муса Җәлилне дөньяга бүләк ит­кән Ана.
Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.
Ана күңеле — балада,
Бала күңеле — далада.
Шул сүз әле чамада,—
Уйлап карагыз, балам.
              Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә,китеп югалалар.
Шагыйрь.   Балаларыгыз  югалмады,   бөек  Ана.
Ана. Кайтмыйлар бит.
Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә.  Киткәннәре якты эз калдырып китте.
Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?
Шагыйрь.  Халык күңелендә.  Сез дөньядан иртә­рәк  киттегез.  Мусаның  бөеклеккә  ирешкәнен  күрә  ал­мый киттегез.
А н а.   Рәхмәт   әйт   үзләренә,   балам.   Ил     алдында әтиләрен,  әниләрен   хур  итмәгәннәре  өчен  рәхмәт  әйт.
 Шагыйрь. Сөйләсәгез    иде    миңа Муса турында, бөек Ана.
Ана. Ни сөйлим...
Шагыйр ь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.
Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз, дип кенә әйтә килә идем.
Шагыйрь. Сез аны Илгә тугрылыклы булырга өйрәткәнсез.
Ана. Тугрылыклы булырга аларны Ил өйрәтте, балам. Мин аларга, матур яшәгез, яхшы булыгыз, дип кенә   әйтә   килдем.
Шагыйрь. Телисезме, бөек Ана, мин сезне улы­гыз белән күрештерәм.
Ана. Кайсы ана үз баласын күрәсе килмәс.
Муса   (күренеп).   Әнкәй...
Ана.  Синме, Муса улым?
Муса. Мин, әнкәй. (Кинәт югала.)
Ана. Улым...
Муса (күренеп). Әнкәй...
А н а. Синме, Муса улым?
М у с а. Мин, әнкәй...
А на. Улым...
Муса. Әнкәй!
Ана. Чәчләреңне нигә агарттың, улым?
Муса. Чәч агарыр өчен дә коелыр өчен инде ул, әнкәй.
Ана. һаман шаянлыгыңны ташламагансың. Олы кеше бит инде син.
Муса. Дөньясында уйнап-көлеп яшәгез, дип әйтә идең.
Ана. Җилбәзәк булырга  өйрәтмәгәнмендер  бит?
Муса.  Юк,  әнкәй.
Ана. Кулыңа ни булды?
Муса. Нишләгән?
Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?
Муса.   Кайвакытта  кулларның  күтәрелмәве  яхшы ул, әнкәй. Куллары күтәрелү аркасында харап булган­нарны   күргәнем   бар.
Ана.    Дөресен   әйт,   нишләттең?
Муса. Ялгыш егылдым... Син борчылма, озакламый төзәлә ул.
Ана.  Алдыңа  карап йөр дип  күпме әйттем.
Муса.  һәрвакыт алга карап йөрдем, әнкәй,  артка караганым   булмады.
Ана.   Күлмәгеңнең  якасы  нишләп  ертылган?
Муса.   Ертылмагандыр.
Ана. Алдашма. Кем ямады? Яканы шулай ямый­лармыни?
Му с а. Ямау түгел ул, әнкәй. Хәзер модасы шундый.
Ана.  Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.
Муса. Әнкәй...
Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан — бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын. (Әкрен генә Ана югала)
Муса. Рәхмәт, әнкәй.

(Җәлилчеләр   төркеменнән     Абдулла   Батталовның   «Муса     абый!» дигән тавышы ишетелә. Муса төркем янына килә.
Батталов. Муса абый, Алиш абый мине обижайт   итә.
Муса. Ничек?
Батталов. Мин көлкеле анекдот сөйлим, ә ул көләргә   теләми.
Алиш. Адаш, беренчедән, мәзәгең, көлкеле түгел. Икенчедән, биредә мәзәк сөйләшеп утыруны урынсыз дип саныйм.
Батталов. Беренчедән, мәзәгем көлкеле иде. Икенчедән, дөньяга бераз гына елмаеп карарга кирәк. Мыек астыннан елмаеп карарга кирәк, әйеме, Муса абый?
Сәйфелмөлеков. Үлемгәдәме?
Муса. Үлемгә дә, Фуат.
Батталов. Во! Бервакыт бер балта остасы өенә елап кайткан. «Канатым, ни булды?» — дип сораган хатыны. «Иртәгә иртүк патшага мин алты йөз илле мең пот йомычка илтеп бирергә тиеш. Илтмәсәм, ул минем башымны чаптырачак»,— дигән балта остасы. «Апты­рама,— дигән аңа хатыны.— Иртәгә яңа көн туа, бүген рәхәтләнеп күңел ачыйк, кунак чакырыйк»,— дигән. Кунаклар чакырып, рәхәтләнеп җырлаганнар, биегән­нәр болар. Рәхәтләнеп ятып йоклаганнар. Иртән иртүк боларны патшаның ялчысы уяткан. Балта остасы, башы киселәсен уйлап, тагын елый башлаган. Шулвакыт патшаның ялчысы әйткән: «Тизрәк гроб яса, патша үлде»,— дигән. Во! (Кычкырып көлеп җибәрә, аңа бүтәннәр   дә   кушыла.)

Ш а б а е в.  Гитлер үләр дип  ышанасыңмы, Баттал?
Батталов. Үләр дип ышанмыйм, үтерәчәкләренә ышанам. Сез беләсез бит инде, мин ышанучан кеше. Минем ышанучан булуым аркасында менә монда эләк­тек.
Батталов. Ышану начар түгел бит ул, әйеме, Муса абый? Кешеләргә ышанмыйча куркаклар гына үлә.
X ә с ә н о в.   Сөйләмәгез   үлем   турында...
Муса. Бер хатын иренә әйтә икән: «Юат әле шул баланы, җылаганын күрәсең»,— ди икән. «Үзең юат»,— дигән ире. «Ул бала минеке генә түгел, синеке дә»,— дип әйткән ди хатын. «Син үз өлешеңне юат, минем өлешем еласа да ярый»,— дигән ир кеше.
(Көлешәләр.)
Булатов. Мин кызымның җылаганын хәтерлә­мим.  Минем   күз  алдымда  ул  һәрвакыт  көлеп  тора.
Ш а б а е в. Бервакытны минем кызым Лилия җылап утыра. Нигә җылыйсың, кызым, ни булды,— дим. Мин үләрмен кебек тә, бөтен морожныйларны бүтәннәр ашап бетерер кебек, ди.
X ә с ә н о в. Сөйләмәгез үлем турында.
Симаев. Сездә генә булды кызлар. Әнә Алиш абыйның ике егете бар, алай да мактанмый. Хатын-кызлар шикелле, балаларын макташып утыралар. Менә сез шуны әйтегез, теге дөнья әйбәтме, монысымы?
Батталов. Тегесе, кәнишне. Начар булса, аннан кире   кайтучылар   булыр   иде.
Алиш.   Туктатыгыз   мәгънәсез   шаяртуыгызны.
Муса (Алиш. янына килеп). Алиш, һәрвакыттагыча сабыр   бул.   Беләсең,   безнең   нервылар   нык     булырга тиеш.
Алиш. Соңгы сәгатьләребездә сөйләшер өчен җит­ди сүзләребез дә бардыр лабаса.
Муса.   Без   аларны   әйттек,   Абдулла.
 Алиш. Инде җүләр сатарга да ярый дисеңме? Муса.  Эш беткәч  уйнарга  ярый, Абдулла.
Алиш. Мин уйнарга теләмим, Муса.
Муса.   Кирәк. Аңлыйсыңмы,   кирәк.  Без  хәзер   ун­берәү   утырып,   безне   көткән   үлем     турында     чынлап сөйләшә башласак, беләсеңме ни буласын. Безне иң зур сынау көтә. Шуның алдыннан рухыбыз ял итеп алырга тиеш.   Әйдәгез уен уйныйбыз: «Каеп та коп!»   Җыелыгыз   минем   тирәгә. (Җыелышып, уенга әзерләнәләр)
Кор м а ш.   Башладык.
(Бер-берсенең   баш   бармакларын   учлаган     килеш   өскә     бастырып тезәләр дә кулларын бергәләп күтәреп-төшереп такмак әйтәләр.)
Без, без, без идек,
 Без унике кыз идек,
 Базга төштек, бал ашадык,
 Келәткә кердек, май ашадык.
 Өйгә мендек, өйрә эчтек,
 Коега төштек, су эчтек,
 Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
 Кап та коп, кара Якуп,
Авызыңны ач та йом!
(Барысы  да  авызларын  йомып  сүзсез  калалар.)
Батталов. (нәрсәдер исенә төшкәндәй) Егетләр!...
К о р м а ш. Яле, Баттал дус, дәшмичә түзә алма­ганың өчен җәзасын таты әле.
Батталов. Мин гаепле түгел. Дәшмичә булдыра алмадым.
К о р м а ш. Акланма.
С и м а е в. Әйтеп җибәр әле, канатым... кемнәрнең өй   башына   пес   иттең?
Батталов. Минме?
Си м а ев. Син.
Батталов. Шәфи Алмасның.
К о р м а ш. Шәфи Алмасның өендә ничә кеше бар?
Ш а б а е в.  Асрауларын  санасаң,  унбишләп...
Батталов.   Алдашмагыз.
К о р м а ш. Сөйләшмә. И башыңны. Башладык.
Батталов. Юк инде, башны имибез. Башны без ике очракта гына иябез: сөзәргә уңай булсын өчен һәм кисәргә җайлы булсын өчен. Менә сезгә маңгай — рә­хәтләнегез.
(Батталовның  маңгаена   берәм-берәм  чиртәләр.)
Булатов. Ярасыз бит егетнең маңгаен, җәмәгать.
 Батталов. Ярылсын әйдә, барыбер киселәсе баш. Берәрегез минем кулга эләгеп карасын. Әйдәгез тагын.
(Шул   вакыт   әче   итеп   кычкырган   тавыш   ишетелә.   Барысы   да   рә­шәткә янына җыелалар. Тавыш экренәя-әкренәя сүнә.)
Алиш. Алып киттеләр. Җанварлар!
Муса (Коршашка). Кормаш, егетләрне кара. (Алиш­ны култыклап алып.) Алиш... Абдулла... Тынычлан... Ярамый.   Ишетәсеңме,   ярамый...
(Икенче берәүнең җан ачысы белән кычкырганы яңгырый!)

Муса. Тынычланыгыз. Без соңгы минутта бирешергә тиеш түгелбез. Юк, егетләр, без көрәштек тә үлдек, шуның белән вәссәлам булырга тиеш түгел. Киләчәк буын безне белергә тиеш. Мине дә, сине дә, Әхәт, Кормаш, Алиш, Симайларны — бары­бызны да. Яу кырында һәлак булганнарны да, барысын да... Без биредә унберәү генә.. Ләкин без ике йөз мил­лионлы совет халкы вәкилләре. Шуны онытмасыннар киләчәк буын кешеләре. Үткәннәрнең үрнәгендә киләчәк туа. Ә син, Алиш, елмай. Елмаегыз, егетләр. Киләчәк алдында һәрвакыт елмайган килеш килеп басыйк. Дошманнар да безнең иелгән башыбызны күреп сөенмәсен, елмаюыбыз төшләренә кереп, куркып уян­сыннар. Яле, Баттал, ничек әле?.. Без, без, без идек, без   унике   кыз   идек...
(Аерым бер  көйгә «Без,  без,  без идек...» кабатлана  башлый. Аны  өзеп   репродуктордан   «Муса     Җәлил!»  дигән     тупас   тавыш яңгырый.)
Муса.  Йә,   бәхилләшик. Киләчәк буын безнең өчен дә яшәгез. Мәгънәле итеп  яшәгез. Яшәвегезнең мәгънәсе булмаса, безнең үлемнең дә   мәгънәсе   булмаячак.   (Яктылыкка  кереп  югала.)
(«Гайнан Кормашев» дигән тавыш яңгырый.)

К о р м а ш. Соңгы минутта бер-берегезгә терәк булыгыз... (Муса киткән якка китеп юга­ла.)
(«Абдулла Алиш» дигән тавыш яңгырый.)

Алиш. Ишетәсезме, нинди моңлы җыр. Моңлы җыр — кайгылы, хәсрәтле җыр түгел. («Сибелә чәчәк» көе туа. Алиш китә.)
(Тавыш җәлилчеләрне саный тора, алар Муса киткән якка китеп яктылыкка чумалар. Муса һәм җәлилчеләрне «Сибелә чәчәк» көе озата бара.)
 Шагыйрь: (Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен  сөйли)
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында   чәчәк   атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле   җирдә   хаккыгыз!

Сездә  минем  бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,
Яшәсәгез,  мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым   белән  дусны   иркәләдем,
Җырым белән   җиңдем   дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак  тормышның  чуар   пәрдәсе,
Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю
Яшәвемнең   бөтен   мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге   изге   антына.
Бар җырымны  илгә  багышладым,
Гомремне  дә   бирәм   халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы   җырым   палач   балтасына
Башны тоткан   килеш   языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм
Үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә   яңрар  җыр  булып.

                         Алып баручы: Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә гильотинада җәзалап үтереләләр.
Җәлилчеләр палач алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар. Бу “азиатлар” ның батырлыгына палачлар да таң калган.
Изге уйлар, таудай теләкләр күп,
Сулыйсы иде Ватан һавасын!
Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз
Бер матур җыр булып яңгырасын!
                   Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!!
Алып баручы: Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
            Сугыш ветераннары, Җәлилчеләр ирек сөйгән һәр кеше йөрәгендә яши. Аларның батырлыклары, язган җырлары, уяу булырга, Җирдә тынычлыкка һәм гаделллеккә чакырып, бөтен дөньяга таралалар.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас,
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
(Катнашучылар барысы да сәхнә алдына чыгалар.  Кичә тәмамлана).

Алып баручы: Бөек шагыйребез Муса Җәлил исеме буыннан буынга килә. Ул безнең күгебездә сүнмәс йолдыз булып балкый.
Каның белән язган шигырьләрең
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан – буыннарга килер
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!




Грамоты и благодарственные письма





























































Комментариев нет:

Отправить комментарий