Минем педагогик
осталыгым.
Мин себердән. Без, татарлар
- без
динебезне һәм телебезне саклап калырга тиешбез. Яшәү
мәгънәсе- җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Без нинди
шартларда да, кайда гына яшәмәсәк тә, татар булып, мөселман булып калырга
тиешбез. Ничек саклап калырга соң татар телен? Бу безнең өчен зур проблема.
Минем татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә максатым шул: халкыбызның күркәм
традицияләре, рухи мирасы, авыз иҗаты мисаллары нигезендә милләт җанлы,әхлаклы
шәхесләр тәрбияләү. Яшь буынның карашын киңәйтү, татар халкының тарихы белән
бәйле һөнәрчелек әйберләре белән таныштыру һәм кызыксындыру, милли кием
элементларын һәм яңа сүзләрне истә калдыру, милли мәдәнияткә мәхәббәт һәм
горурлык хисе тәрбияләү.
Без тәрбияләгән,
белем биргән балалар – безнең киләчәгебез. Ә халкыңның үткәнен, тарихын,
сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату
мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына
ихтирамлы булса, эш- гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән,
балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем
бурычым үтәлгән була.Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы –
укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле
вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү.
Татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә, бәйрәмнәрдә
һәм кичәләрдә язучының тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнәбез,шигырьләрен
ятлыйбыз, әкиятләрне сәхнәләштерәбез, әдәби- музыкаль кичәләр ,татар җырлары
кичәсе, шигырьләр кичәсе үткәрәбез; татар әкиятләре, хикәяләренә рәсемнәр
ясыйбыз, татар орнаментларын ясыйбыз. Халкыбызның тарихын өйрәнәбез,
аның уеннарын,халык ашларын, киемнәрен, халык авыз иҗатын өйрәнәбез һәм туплыйбыз. Балалар тормышында уеннарның да
әһәмияте искиткеч зур. Уенны бигрәк тә 5 – 6 сыйныф укучылары ярата. Уен бала
шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр
эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны
истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.Кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү -укучыларның
яраткан эше.Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә,
мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя
бирергә мөмкинлек ача.
Замана кыенлыкларына
да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары
нәтиҗәлелегенә ирешү, акыллы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен тырышам. Мин үземне бәхетле кеше итеп саныйм: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм
– ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы
әти-әнием исән-сау. Барысы да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Әгәр минем
эшемне аңламасалар, миңа эшләү бик читен булыр иде.
Кеше
үз телен яратырга, өйрәнергә тиеш, шунда гына халык яши. Әгәр үз телен онытса,
аның халыгы да үлә, башка халыклар арасында югала. Шуның өчен, яшәсен безнең
халык.
Комментариев нет:
Отправить комментарий